Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 61

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Сине сагынганда…

Оглавление

Киткән идең әле кичә генә,

Киткәнеңә сәгать ничә генә?!


Чәчләреңне рәтләп алуларың,

Мөлдерәпләр карап алуларың


Әле һаман да күз алларымда.

Суынмаган әле җаннарымда


Карашыңның рәхәт сирпелүе,

Йөрәгемнең моңсу җилпенүе…


Миңа да бик кыен… Түздем инде…

Сизми каламмы соң? Сиздем инде


Еларга дип тулышканыңны да,

Елмаерга тырышканыңны да…


Кочагыма елышканыңны да,

Еш-еш алган сулышларыңны да…


Аптырыймын вакыт үткәненә,

Кайчан гына әле киткәнеңә…


Тик син генә минем башларымда…

Бөтен эшләремне ташладым да,


Сине сагынып һәм сине уйлап,

Утырамын айфон белән уйнап…


18.12.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх