Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 52

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
«Яңа гына җәй иде дә…»

Оглавление

Яңа гына җәй иде дә,

Алтын сары көз иде…

Көннәремнең төсе китте,

Әллә инде күз тиде?..


Әллә инде күзләр тиде,

Әллә җитте вакыты…

Бер кояшсыз көннәремнең

Китте яме вә коты.


Табигатьтә дә, җанда да

Шундыйрак әверелеш…

Тик бу – үткенче бер халәт,

Бу – вакытлы күренеш…


Көзнең соры сагышларын

Юып атыйк күңелдән!

Аклыкларны, ак карларны

Көтеп яшик бүгеннән!


Килер ул, килер якты көн,

Яңа дәвер, яңа чак!..

Безгә дигән ап-ак карлар

Менә-менә явачак!


9.11.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх