Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 46

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Казанда да кар күренде…

Оглавление

Казанда да кар күренде,

Торуыма иртән.

Әллә ничек булып китте…

Сагындырган икән.


Көязләнеп кенә ява,

Килештереп кенә,

Яуган шикелле ул, безне

Ирештереп кенә…


Ялындырып, уйнап кына,

Явар-яумас кына,

Минем хисләрем шикелле

Янар-янмас кына…


Җитешми ул төшәргә дә

Җилләп яткан җиргә.

Оча да китә, ияреп

Җилфер-җилфер җилгә…


Әллә үзен, әллә безне

Карый инде сынап…

Барыбер явар ул чынлап,

Иртәрәк йә соңлап…


Казанда да кар күренде,

Тора-бара нишләр?!

Килеп киткән кебек булды

Яшьлектәге хисләр.


Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх