Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 58
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Кышкы бизәкләр
ОглавлениеБалаларга
Кыш ярата матурлыкны,
Кыш ярата сәнгатьне.
Ул үзе дә оста рәссам,
Ул үзе дә сәләтле!
Бу сурәтләр искиткеч бит,
Бизәкләр таң калырлык!
Бер карап алу белән үк
Күзнең явын алырлык!
Мин генә түгел, әни дә
Карап торды аптырап!..
Шундый матур! Әллә шуңа
Көн дә бүген яктырак!
Тик алар салкын бизәкләр…
Алар бит кардан, боздан!
Кардан, боздан булсалар да,
Юк, мин аларны бозмам!
Алар кояшта үзләре
Эреп бетмәсә әгәр,
Мин бу якты бизәкләрне
Саклармын язга кадәр!
11.12.2017