Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 57
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Кыш
ОглавлениеКыш барыбер матур инде,
Саф инде, чиста инде…
Ә тәрәздәге бизәкләр?!
Кыш бигрәк оста инде.
Бар дөньяны кар каплаган,
Бар аклык кышта инде.
Салкыннан курыкмаганнар
Барсы да тышта инде.
Малайларның бар белгәне
Чаңгы да чана инде.
Барсы да чанада шуа,
Чаңгыда чаба инде…
Барыбыз да тауда инде,
Юк анда кемнәр генә…
Без бик озак шуар идек,
Кыскарак көннәр генә…
Тау буйлары кыш буена
Шау килеп торыр инде!..
Кар да көрисе булмаса,
Бигрәк шәп булыр иде!
8.12.2017