Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 59

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Язылып бетмәгән шигырь…

Оглавление

Син киткәчтен, Әнкәй, синең хакта

Бер шигырь дә язып булмады.

Кулларыма каләм алалмадым,

Күңелдәге яра уңмады…


Бу юлларны, Әнкәй, күз яшьләрен

Сөртә-сөртә генә тезәмен.

«Әнкәем!» дип кычкырасым килә…

Көчкә-көчкә генә түзәмен.


Кычкырсам да, син ишетмәс идең,

Бигрәк ерагайды аралар.

Хәсрәтләрдән хәзер, син булмагач,

Кемнәр генә мине аралар?


Түзәм инде, сине юксынулар

Күңелемдә һаман артса да…

Авылга да сирәк кенә кайтам,

Аяк тартмый, күңел тартса да.


Хәзер анда мине беркем көтми,

Көтә бары синең каберең.

«Киттең микән бездән риза булып?» –

Шуны уйлап сыза бәгырем…


Вакыт узган саен ныграк тоям

Әнисезлекнең мин газабын.

Кичерә күр, Әнкәй, бу шигырьнең

Язып бетералмыйм азагын…


12.12.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх