Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 105

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Матурлык

Оглавление

Ә шулай да дөнья матур,

Ниләр генә дисәк тә.

Дөнья матур нишләсәк тә,

Янсак та һәм көйсәк тә…


Ничек гаҗәпләнмисең ди

Тылсым төсле бу эшкә –

Бу җиргә туу бәхете

Төшкән безнең өлешкә!


И дөньяның нигъмәтләре!

И дөньяның рәхәте!

Бу бит безгә дигән дөнья,

И Ходайның рәхмәте!


Рәхмәт укыйк әнкәйләргә

Һәм Ходайның үзенә! –

Тумаска да мөмкин идек

Бу якты җир йөзенә…


Ә шулай да дөнья матур!

Ул гел матур халәттә!

Матурлыкны аңлый белсәң,

Күрә белсәң, әлбәттә…


15.09.2018

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх