Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 102

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Кайтам әле, кайтам…

Оглавление

Туган якта туган авылым бар,

Авылымда туган өем бар.

Күңелемдә үзем белән бергә

Туган җырым, туган көем бар.


Туган якның иркен кырлары бар,

Яшел чирәме бар аунарга…

Сагынырга әти-әнием бар,

Якташлар бар мине аңларга.


Чишмәләре чыңлый колагымда,

Шул чишмәләр җырлый җанымда.

Мин чишмәләр булып җырлый башлыйм,

Бик кайтасы килгән чагымда.


Балачакта калган җырлар искә төшә

Сагынганда, күңел тулганда.

Кайтам әле, кайтам, кайтуымны

Көтеп торучылар булганда.


Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх