Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 93

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Көлке көне

Оглавление

Бездә көн дә «Көлке көне»…

Бертуктаусыз көләрлек!

Көлеп чиргә сабышырлык,

Көлә-көлә үләрлек…


Без яшәгән җәмгыятьнең

Көлке бөтен яклары:

Көлке бездә пенсияләр,

Көлке хезмәт хаклары…


Көлке безнең депутатлар,

Һәртөрле кандидатлар,

Көлке төрле телешоулар,

Көлке төрле дебатлар…


Көлке – эфир, көлке – экран,

Көлдерәләр котырып.

Шул шутлардан, клоуннардан

Булмый качып котылып…


Көлке – җитди сүзебез дә,

Көлке – кигәнебез дә…

Полный адәм көлкесе бит

Юмор дигәнебез дә!


Юмористлар сәхнә тулы,

Юк юморлары гына.

Мин шикләнә дә башладым

Бездә юмор барына…


Безнең тормыш үзе юмор…

Көлдерүчеләр – кәттә!

Бездә көн дә «Көлке көне»…

Елыйсы килә хәтта…


1.04.2018

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх