Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 106

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Кызыл алмалар

Оглавление

(«Нур» театрында узган кичәмдә шагыйрә Зөлфия Ханнанова миңа бер кәрзин алма бүләк итте.)

Күчтәнәч алып килгәнсең!

Зур бер кәрзин! Туп-тулы!

Алмаларың карый минем

Күзләремә туп-туры…


Кәрзинеңә матур булып

Тезелгән иде алар,

Агачтан түгел, күңлеңнән

Өзелгән иде алар!


Бер карадым алмаларга,

Бер карадым күзеңә,

Алмаларың бигрәкләр дә

Охшаганнар үзеңә…


Бу алсу алмаларның да

Күңелләре актыр, ак…

Кайсын сайларга да белми

Озак тордым аптырап.


Зур бер кәрзин кызыл алма!

Юк, авыр тоелмады.

Казаныма алып кайттым,

Берсе дә коелмады…


Синең кызыл алмаларың

Төшә дә гел исемә,

Һаман да йөрим исереп

Алмаларың исенә…


10.11.2018

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх