Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 107
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Болай гына…
ОглавлениеӘллә нинди генә көн бу:
Ни якты, ни караңгы.
Әллә болыт, әллә томан
Каплады күз карамны.
Әллә нинди хиссезлек бу,
Әллә нинди төссезлек,
Күңелемне биләп алды
Әллә нинди көчсезлек…
Мәңге шулай булыр төсле,
И күңелсез, и шыксыз…
Күңелем минем ялангач,
Күңелем бер ышыксыз.
Бүген бертөсле шикелле
Күңелем дә, көнем дә.
Күңелемне юатырга
Юк янда беркемем дә…
Көне шундый шул, югыйсә
Мондый идеммени мин?
Мондый гына юкка-барга
Яндым-көйдеммени мин?
Көннән генә булса ярый…
Башка сәбәп булмасын.
Күңелем дә, моңланса да,
Болай гына моңлансын…