Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 95

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Чәчәк идек…

Оглавление

Шомыртлар чәчәк аткан чак…

Исләреннән исерәм.

Яшь чактагы төсле тагын

Рәхәтлекләр кичерәм!


Чәчәкләрнең гүзәллеге

Иркәли күзләремне.

Яктырта күңелләремне,

Балкыта йөзләремне…


Бөтен дөнья шау чәчәктә,

Дөнья нурга коена…

Тик чәчәкләр бик тиз уңа,

Чәчәкләр тиз коела…


Чәчәк идек без яшьлектә,

Чәчәк идек кичә дә…

Чәчәк чакларның узганын

Калдык шул сизмичә дә.


Сагынырга гына калды

Чәчәк төсле чагыбыз…

Ак чәчәкләр төсле инде

Чәчләрдәге чалыбыз…


29.05.2018

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх