Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 98
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Якташларыма
ОглавлениеМин сезнең белән бергәләп
Бер сафта атлаучыгыз!
Кирәктә – мактаучыгыз мин,
Кирәктә – яклаучыгыз!
Мин сезнең якын кешегез,
Мин сезнең якташыгыз!
Кирәк чаклар бик күп була,
Мине дә яклашыгыз!
Мин сезнең бер туганыгыз,
Мин сезнең юлдашыгыз!
Бер туфрактан, бер үк судан
Безнең бит юл башыбыз!
Якташларым, мин бит сезнең
Зимагур бер улыгыз!
Мин сезнең ханыгыз түгел,
Мин сезнең бер колыгыз!
Мин сезнең бер абыегыз,
Мин сезнең бер энегез!
Безнең бит бер нәселебез,
Безнең бит бер телебез.
Мин сезнең Уралдашыгыз,
Мин сезнең Сөндәшегез!
Теләсәм дә була алмам
Мин сезнең көндәшегез.
Бергә гомер кичерәбез –
Мин сезнең чордашыгыз.
Җырыбыз – бер, минем белән
Әйдәгез җырлашыгыз!
Мин сезнең бер җырдашыгыз,
Мин сезнең бер моңыгыз!
Бергә гомер кичерәбез,
Мин сезнең чордашыгыз.
Мин сезнең гомерлек бер
Иптәшегез, дустыгыз!
Дуслык кадерен белергә
Сез үзегез куштыгыз!
Кирәк булса тәнкыйтьләгез,
Кирәк булса мактагыз!
Салып кына таптамагыз,
Нахак бәла такмагыз!
Укыгыз мине, тыңлагыз,
Җиткәнче сабырыгыз!
Яратасызмы сез, юкмы,
Мин сезнең шагыйрегез!
Иркәләгез, кирәк чакта
Миңа бармак янагыз!
Кайчак көләч, кайчак елак…
Мин сезнең бер балагыз!