Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 108
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Бу елны да озаттык…
ОглавлениеТузаннарын да туздырдык,
Гармунын да сыздырдык…
Бер дә узмас кебек иде,
Бу елны да уздырдык.
Күз ачып йомган арада
Бу ел да үтеп китте.
Гомеремнең йомгагын ул
Чуалтып, сүтеп китте…
Гомерләребезне тагын
Без бер яшькә озайттык!
Өстәлә өсте-өстенә…
Бу елны да озаттык.
Бу юлы да сизелмәде
Бу елның да узганы…
Хәтерләрнең сандыгына
Салып куйдык без аны.
Кирәк чакта актарырбыз,
Ачарбыз да карарбыз!
Истәлекләребезне дә
Шул сандыктан табарбыз…
Күзләрне дә чылаттык без,
Күңелне дә кузгаттык…
Әйләнеп кайтмаслык итеп,
Бу елны да озаттык.
31.12.2018