Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 103
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Көлеп ятам…
ОглавлениеМондагыларның күбесе
Минем кебек карт-коры…
Үз-үземне тиргәп ятам:
«Өйдә генә яткыры!»
Картларны алып киләләр
Бу больниска пачкалап…
Йөри алар коридорда,
Акрын гына баскалап…
Көнгә әллә ничә кабат
Анализ тапшыралар…
Кашыкларын тотып, аннан
Ашарга ашыгалар.
Ә аннары уколга йә
Туалетка китәләр,
Яталар, нидер йоталар…
Көн дә шулай итәләр.
Яннарында ак халатлы
Япь-яшь кызлар мәш килә…
Кызларны күргәч,
картларның
Күзләренә яшь килә…
Элекке батыр егетләр,
Элекке чибәр кызлар…
Бу картларны күргәч, йөрәк
Үзеннән-үзе сызлар…
Үземнең дә ул картлардан
Бер дә артык җирем юк:
Нинди генә ярам юк та,
Нинди генә чирем юк…
Исәннәргә картлык килә…
Мин аны белеп ятам.
Юк, картлардан көлеп ятмыйм,
Үземнән көлеп ятам…
12.09.2018