Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 100

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Аклык

Оглавление

Ничә көннәр ятам инде

Мин түшәмгә карап.

Әгәр болай озак ятсам,

Минем эшләр харап…


Булмый болай ятуымны

Берничек тә аклап…

Мин түшәмгә карап ятам…

Түшәм монда ап-ак.


Аклык та арыта икән,

Булмый озак карап.

Минем болай ятуларым

Китте озаккарак…


Үз-үземне тиргәп ятам…

Ахмак, димен, ахмак…

Дөнья тормый актан гына,

Түгел шул ул ап-ак…


Әлбәттә, аклык – яктылык,

Чисталык һәм пакьлек!

Аклык та арыта икән…

Менә сиңа аклык…


10.09.2018

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх