Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 104
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Мунча
ОглавлениеТән өйрәнгән – атна саен
Мунчаны көтеп ала…
Мунча миче дөрләп яна,
Эссесе өтеп ала!
Су салуга чыжлап тора,
Җырлап тора ташлары!
Мунча хәзер бигрәкләр дә
Кирәк була башлады…
Шартлап яна каен утын,
Кулда – каен пиннеге!
Мунча кергәндә күренә
Ир-егетнең кемлеге!
Аркаң гына чыдасын да,
Пиннек кенә чыдасын!..
Мунчадан сихәтләнеп тә,
Яшәреп тә чыгасың!
Сафланасың, чистарасың…
Кулда – юкә мунчала…
Әй җәмәгать, җитәме соң
Үзең яккан мунчага!
Нәкъ менә минеке кебек
Шәп мунча сирәк шул ул…
Тик мунча, Тукайча әйтсәк,
Җанга да кирәк шул ул!
15.09.2018