Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 99

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Көннәр бозылыр төсле…

Оглавление

Мондый көннәр бик озакка

Сузылыр төсле иде,

Көннәребез гел рәхәттә

Узылыр төсле иде…


Миңа әле дә бу җәйләр

Озын, озындыр төсле…

Юк шул инде, җаным сизә:

Көннәр бозылыр төсле…


Күкнең дә төсе үзгәрә…

Элекке түгел төсле.

Үзгәрә дә куя көннәр…

Гел минем күңел төсле.


Яңгыр исләре дә килә,

Исә яңгыр җилләре…

Әйтәм аны агачлар да

Төн буена җилләде.


Көннәр бозылыр төсле шул…

Сулкылдап куя тәнем…

Татып та кала алмадык

Кояшлы җәйнең тәмен.


10.09.2018

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх