Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 92
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Ут эчендә…
(Кемеровода 41 бала утта янып үлде.)
ОглавлениеНи көннәргә калды бит ил,
Төштек бит ни көннәргә?
Шушындый авыр чакларда
Таяныйк соң кемнәргә?
«Ни эшләргә?», «Кем гаепле?»
Бу сораулар мәңгелек…
Ник югалды җаваплылык?
Кая китте гамьлелек?
Сәбәпләр табарга була
Йә болай, йә тегеләй…
Ә монда янгын…
Сабыйлар
Утта яна тереләй!
Сабыйлар яна ялкында,
Сабыйлар – ут эчендә…
Аларны беркем коткармый…
Елыйм шуның өчен дә.
Минем күз яшьләрем генә
Сүндермәс шул ул утны…
Нигә безнең илнең күге
Гел караңгы, болытлы?
Кем гаепле бу хәлләргә?
Бу кемнәрнең ялгышы?
Аларга да бер төшәчәк
Сабыйларның каргышы…
Гаеплеләр җәзаларын
Барыбер алачаклар!
Бу дөньяда янмасалар,
Тәмугта яначаклар!..
Мин үзем дә ут эчендә,
Утырамын сызланып…
Тере килеш утта янган
Сабыйларны кызганып…
27.03.2018