Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 115
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Нидер язган булам…
ОглавлениеҖырлый белмим,
Мин бии дә белмим,
Бик күп эшләр килми кулымнан…
Аптырагач, шигырь язам менә,
Ярый әле шагыйрь булынган…
Яза-яза шулай юанам мин,
Күңелемне шулай бушатам.
Нидер язган булам…
Үз-үземне
Мин исәргә кайчак охшатам.
Кемгә кирәк минем язганнарым?
Кемгә кызык мнем хисләрем?
Шул хисләрдән иләс-миләсләнеп,
Шигырь язып узган кичләрем?
Үземә бик газиз уйларымны,
Кичерешләремне кем аңлар?
Кемнәр аңлар хәлләремне минем?
Аңлаучылар булса, кем алар?
Шигырь аңлаучылар күп булалмый…
Йөзгә бердер алар, меңгә бер…
Шул да җитә миңа…
Язганнарым
Кирәк булыр әле кемгәдер…
10.02.2019