Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 129
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Белмим инде…
ОглавлениеӘй бу язмыш! Гомер елларымны,
Шул елларда сузган юлларымны
Туры гына итеп сызалмадым,
Пар атларда гына узалмадым…
Ел артыннан еллар алышына,
Күз иярми гомер агышына…
Гомер узганы да сизелмәде.
Өмет кенә менә өзелмәде…
Әллә инде бераз чыдаргамы,
Әллә инде барлап чыгаргамы
Гомеремнең булган ызаннарын,
Кагыйм микән гомер тузаннарын?
Юк, яратмыйм тузан туздырырга…
Нигә әле вакыт уздырырга…
Уздырасын уздырганмын инде,
Туздырасын туздырганмын инде…
Нәкъ җырдагы кебек, үпкән-кочкан
Әллә кайчан инде җилгә очкан…
Күңелләрем нишли ала инде? –
Сагынырга гына кала инде…
Гомер чаба, туктап торылмый шул,
Гомер аты кире борылмый шул…
Янарга да белмим, көяргә дә…
Белмим инде ниләр дияргә дә…
14.04.2019