Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 124
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Рухи коллык…
ОглавлениеБез, әлбәттә, рәсми коллар түгел,
Тик яшибез рухи коллыкта.
Ул күренә безнең яшәештә,
Ул чагыла безнең холыкта.
Яшәсәк тә рухи ярлылыкта,
Без яшибез шактый муллыкта.
Шуңа күрә рухи коллыкны без
Санамыйбыз хәтта хурлыкка.
Казан белән бергә рухыбыз да,
Күрәсез бит, буйсындырылган.
Горурлыгыбыз да бастырылган,
Кылычыбыз да сындырылган…
Хөкем сөрә хәзер күңелләрдә
Ваемсызлык белән күндәмлек.
Ул күндәмлек, юк, вакытлы түгел,
Ул гадәти халәт, көндәлек…
Буйсынуның да үз рәхәтлеге:
Уйлыйсы юк, фикер йөртәсе,
Барсына да риза булып яшәү,
Ни булса да шөкер итәсе…
Массакүләм битарафлык бездә,
Басып ала җанны маңкортлык.
Маңкортлыктан килә милләтсезлек,
Милләт рухындагы бар кытлык…
Без өйрәнгән бугай бу хәлләргә.
Барыбыз да түгел, күбебез…
Ничә гасыр инде бер халәттә:
Ирекле дә, кол да түгел без.
Ирекле дә, кол да түгел икән,
Без татарны кем дип атарга?
Беркем дәшми…
Беркем дәшмәгәчтен,
Шул кирәктер безнең татарга.
12.03.2019