Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 136

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Сандугачлар сайрар чак…

Оглавление

Көтеп алган идем җәйнең

Сандугачлы айларын,

Ишетеп кенә булмады

Сандугачлар сайравын…


Сандугачлар моңын тыңлар

Идек тә без гел генә,

Сандугачлар сайрар чаклар

Бер генә мизгел генә.


Сандугачлар күп сайрамый,

Сайрый ләкин өздереп.

Туктаусыз сайраса, күптән

Бетәр иде биздереп…


Алар быел минсез генә

Сайрый торгандыр инде.

Мин булмагач, аларның да

Күңле тулгандыр инде…


Аларның үз вакытлары…

Мине көтмәсләр инде.

Үз җырларын җырламыйча

Җәйдән китмәсләр инде…


Күрмәсәм дә быел җәйнең

Сандугач сайрар чагын,

Сайрарга тора, сайрарга…

Сандугач тулы җаным.


13.06.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх