Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 137

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Шагыйрьлек

Оглавление

Шигырьне мин күптән язам…

Гомер буе диярлек.

Язганнарымны арбага

Бер йөк итеп төярлек.


Шагыйрьлек нидән гыйбарәт? –

Аңламыйм үз-үземне…

Нигә шигырь итеп язам

Әйтәсе үз сүземне?


Югыйсә беркем «яз» дими,

«Яз» дип беркем көчләми…

Өстәвенә бер шагыйрь дә

Шагыйрь булып эшләми.


Чөнки «шагыйрь» дигән һөнәр

Юк бер генә эштә дә…

Ә шагыйрь яза… өндә дә,

Яза хәтта төштә дә.


Шагыйрьлек ул әллә инде

Гади бер мавыгумы?

Шагыйрьлек ул әллә инде

Сәер бер авырумы?


Кемгәдер җан авазымы,

Кемгәдер шөгыль генә…

Шагыйрьдән берни көтмиләр,

Көтәләр шигырь генә…


Әкрен генә шигърияткә

Әйләнә шагыйрь җаны…

Ә шулай да кем ул Шагыйрь?

Кем белә инде аны…


23.06.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх