Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 157
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Багышлаулар
Түрә дә, шагыйрь дә…
ОглавлениеӘнәс Исхаковның 70 яшенә
Без яшь идек, гаярь идек,
Чибәр һәм көчле идек!
Гел яшь булыр кебек идек,
Картаймас төсле идек!
Язлар үтте, җәйләр үтте,
Көзгә дә күп калмады.
Әнәскә дә җитмеш тулды,
Безгә дә күп калмады.
Дөнья безне хәйләләде,
Томыш безне алдады:
Маңгайларга чәпәп куйды
«Картлык» дигән тамганы…
Ә безнең Әнәс дустыбыз
Ул Шөгер якларыннан.
Мин аны бик яхшы беләм
Комсомол чакларыннан.
Гомер буе түрә булды,
Чөнки Әнәс Шөгердән.
Әмма ерак киталмады…
Шигырь дигән шөгыльдән.
Әйе, әйе, ул әле дә
Шигырьдән ерак түгел.
Шагыйрь булса да, Әнәс ул,
Әлбәттә, дурак түгел.
Күпме генә күп язсаң да,
Булсаң да олы талант,
Шигырь язып баеп булмый,
Шигырь туйдырмый тамак.
Бай түрә булу әйбәтрәк,
Ярлы шагыйрь булганчы…
Әнәс нәкъ шулай яшәде
Җитмеш яше тулганчы!
Әнәскә дә җитмеш тулды!
Ну нишлисең, күрәчәк!
Хәзер инде бар дөньяны
Ул шигырьгә күмәчәк!
Шагыйрьләр авылда туа,
Шәһәрдә үлә алар.
Түрәләр дә шагыйрь кебек,
Нишләргә белә алар:
Авылларда эшлиләр дә
Күченәләр шәһәргә, –
Тыныч кына картаерга,
Тыныч кына яшәргә!
Ә Әнәс – түрә һәм шагыйрь, –
Килешә аңа шәһәр!
Хәзер инде шәһәрдә ул
Тик шагыйрь булып яшәр!
Түрәләр өчен күп эчтек!
Безгә дә күчик әле:
Шагыйрь Әнәс Исхак өчен,
Әйдәгез, эчик әле!
2015