Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 159

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Багышлаулар
Мине көлдереп кара!

Оглавление

Яшь сәхнә остасы Данир Сабировка

Биеклекләрне яулыйсың

Син әкертен-әкертен.

Ничек тәнкыйтьлисең инде

Салаватның шәкертен.


Остазы нинди, шәкерте

Шундый буладыр инде.

Залларың да шуңа күрә

Тулып торадыр инде…


Тик син залга бик ышанма,

Тамашачы алдый ул:

Чын юморны, чын көлкене

Бик сирәкләр аңлый ул.


Гомумән, безнең сәхнәдә

Югары юмор сирәк…

Залга бит арзанлы билет,

Арзанлы юмор кирәк!


Бер ялгызың көлеп булмый,

Шунда ук күрәчәкләр.

«Нормальный кеше түгел бу,

Дурак бу!» диячәкләр.


Концертка килгәчтен генә

Рәхәтләнеп көләрлек!

Бөтен зал белән көлгәчтен,


Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх