Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 44

Телем кирәк бүген кешеләргә
Бер гомер

Оглавление

Туулар бар җирдә, китүләр бар,

Китми яшәү мөмкин түгелдер.

Туу да бер җирдә, китү дә бер,

Гомерләр дә безнең бердәнбер.


Яши белеп яши алсак җирдә,

Булмас иде кайгы-газаплар.

Ялгышлыклар кылсаң, кайтавазы,

Кайтып кире, күпме яңаклар?!


Бер абынган өчен мең кат түләп

Тормыш итә кеше чынлыкта.

Бер кабынган учак, дөрләп янып,

Ныклык өсти икән холыкка.


Бер мизгеллек бәхет өчен күпме

Еллар белән түләп әҗерен,

Бер гомерне яшәп китә кеше,

Аңламыйча аның кадерен.


Яши белеп яши алсак иде…


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх