Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 45

Телем кирәк бүген кешеләргә
Бөркет моңы

Оглавление

Бөркет һәрчак күккә күтәрелә,

Кыяларда була оясы.

Оя корган кыя җимерелсә,

Ялгыз башны кая куясы?!


Усал җилләр канатларны каерып,

Каурыйларны йолкып алганда,

Яра тулы кош йөрәге әрни,

Сыкрап-сыкрап, кайнар кан тама.


Сулар һава җитми, оя тузган,

Ничек түзсен бөркет кайгыга?!

Таштай атыла упкын авызына,

Шаһит була тулган ай гына.


Һаваларда канат каккан юлы

Сызылып кала ап-ак томанда.

Ирек сөйгән бөркет кошның моңы

Яңгырый бүген яңа җырларда.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх