Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 1

Офыгы киң, күге биек

Оглавление

Әлфия Ситдыйкова… Аның исеме кайберәүләргә Чаллыда башланган яңа төзелешләр чорыннан ук таныш, күпләр исә аны шигърияткә соңгы унбиш-егерме елда килде дип исәпли. Әлфия Ситдыйкова тормышка, кешеләргә гашыйк, һәрчак елмаеп, балкып тора, бернәрсәгә дә битараф түгел, башкаларның хәленә кереп, ярдәм кулы сузарга әзер кешелекле ханым. Ул – йөрәк, мәхәббәт җырчысы. Шигърияттә заман болгануларыннан тәмам аптырап, чарасыз калган каләм ияләренең аһ-зарларын укып, шигъри зәвык зәгыйфьләнә башлаган чор иде. Мәхәббәт шигырьләрен яки мәхәббәткә багышланган (болар икесе ике нәрсә) шигырьләргә түбәнсетеп карау да сизелә башлаган чакта, Әлфиянең шигъри юллары сискәндереп җибәрде:

Минем җаным шигырь сулап яши,

Шигырь белән назга туена.

Килеп кердем ап-ак шигырь белән

Ак чәчәкле яшьлек туена.


Күп кенә каләми затлар: «Безнең тормыш гел кара төсләрдән генә тора, без инде аякка баса алмаячакбыз, безне котылгысыз һәлакәт, юкка чыгу көтә», – дип, үзләрен дә, башкаларны да ышандырып бетерә язган бервакытта, һәм, бәлки, иң кирәк вакыттадыр, Әлфия Ситдыйкованың аклык, сафлык, сөю тулы шигырьләрен укып, күңел түренә җылылык сирпелде, «дөнья гел кара төсләрдән генә тормый лабаса, анда мәңгелек кыйммәтләрне бар иткән мәхәббәт тә бар әле», – дигән уй сызылып үтте. Күңел офыклары яктыра, томаннар чигенә, күңелдә тансык хисләр уяна башлады.

Гүзәл язлар бүләк иттең миңа,

Яктырта ул гомерем иртәсен.

Минем өчен җирдә иң кадерле

Синең караш – илһам чишмәсе.


Мондый эчкерсез, тыенкы ашкыну, сөю-наз тулы юллар көйязарларны үзенә тиз җәлеп итте. «Синең караш – илһам чишмәсе» шигыренә Әлмәттә яшәп иҗат иткән, бик күп җырлар авторы Рәис Нәгыймов көй язды, һәм ул җыр күпләрнең күңелен яулап та алды. Альфред Якшимбетов, Мөдәррис Газетдинов, Илнур Фәйзуллин, Флүрә Талипова, Фәрит Миңлебаев һәм мине дә дистәләгән көй язарга илһамландырган иҗат бу!

Иҗатта Әлфия Ситдыйкованың үз юлы, үз укучысы бар. Ул шигырьдә беренче карашка гади, әмма күңелнең нечкә кылларын тибрәтерлек сүзләр тезә, кеше күңеленә сак кына шакып, пышылдап кына үз җанындагы иң яшерен серләрне дә ачып бирә. Ул – үз укучысын фикердәшенә әйләндерә алырлык серле шагыйрә. Чәчрәп чыкмый, кабаланмый, тота-каба башкалардан үз язганнарына ышануны таләп тә итми, аның дөньяны сөю призмасы аша кабул итүе төгәл, анык. Мондый поэзияне ничек үз итмисең ди! Шул ук вакытта укучы тоя: шагыйрәнең күңел капчыгында яшерен хисләре төрелгән шигырьләр дә шактый кебек, күңелендәге шәхси яра-әрнүләрне башкалар белән уртаклашасы урынга ул аларны һаман эчкәрәк бикләргә омтыла…

Кем ярасын кем дәвалар,

Җанга тоташ моң тулгач.

Җиргә килгән һәрбер кеше

Ул – яралы сандугач.


Һәркем тормышын үзе яза. Әлфия Ситдыйкованың иҗат язмышы хакында уйланганда, мин аның үзем белгән кадәрле тормыш юлын да күздән кичерәм һәм, шактый сынаулар үтеп тә, күңел байлыгын, хисләр муллыгын югалтмавына гаҗәпләнәм, нечкә сүз-хисләрдән тезелгән зәвыклы шигырьләр язуына сокланам.

Актаныш районы Күҗәкә авылында туып-үскән, югары белем алырга хыялланган кызны язмыш, Пучы урта мәктәбен тәмамлагач, Чаллы якларына алып килә. Әти-әни куеныннан аерылган мизгелләр һәркемгә таныш. Чит-ят җирдә сине беркем дә көтеп тормый. Туганың да, дустың да… Беренче мәлләрдә синең үз күңелең, үз уйларың гына. Кем хәленә кем керә? Синең белемгә омтылышың, әдәбиятка мөкиббән булуың, башкалар күзеннән яшереп кенә шигырьләр язуың кемгә хаҗәт? Ил башка уйлар, башка мәшәкатьләр белән яши. «Син, яшь кеше, алга партия куйган максатларны күтәрешергә тиешсең. Маяк – Павка Корчагиннар! Үзеңнең шушы токымнан булуыңны расларга тиешсең, бәбкәем», – дип, совет иле күзеңә тутырып карап тора бит. Шушы чакырулар, шушы тәрбия, гомумсовет тормышының бер винтигы буласы килү тойгысы күпләрне Чулман буендагы яшь калага китерә. Чаллы кайный, кая бакма – төзелеш, илнең бөтен тарафыннан җыелган бер-берсенә чит, әмма беренче очрашудан ук иң якын кешеңә әйләнеп куйган яшьтәшләрең, чордашларың, гамьдәшләрең барлыкка килә. Алар күбәйгәннән-күбәя, артканнан-арта. Чордашларың – КАмАЗ төзүчеләр, «кешеләргә яңа кала төзеп бүләк итүче» иң юмарт, иң тырыш буын вәкилләре. Дөнья кырыс, дөнья чуар. Аңлаешсыз омтылышлы сәер дөнья үзенә суыра, аң-зиһенне шигырьләр түгел, шигарьләр биләп ала. Диварларга язылган сүзләр керфекләрне каерып ача, күңелгә бәреп керә: «Даёшь..! Даёшь..! Даёшь..!». Яңа шәһәр, яңа заводлар комплексы, яңа йортлар, яңа машиналар… Боларның һәммәсен яшьләр бирергә тиеш. Әлфия менә шушы мохиткә килеп эләгә – тиз арада дизель төягече йөртүчесе һөнәрен үзләштерә, һәм егерме елдан артык автомобильләр төзү заводында эшли ул. Эшен яратып, тел-теш тидертмәслек итеп башкара. Мин үзем шушы заводта гади эшчедән участок башлыгы вазифаларын башкаручы дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше буларак әйтәм: эшчеләр телендә «погрузчик» дип аталган бу машиналарда эшләүче кызларның КАМАЗ дигән машиналар чыгаруда хезмәте бик зур.

Күңелеңә Аллаһ Тәгалә иҗат очкыны салган икән, аны үзең дә сүндерә алмыйсың, башкаларның да кулы җитми. Әлфия, эшли башлап, тулай торакка урнашканнан соң ук, Чаллыда танылган «Ләйсән» әдәби берләшмәсе барлыгын ишетеп ала. Бәлки, тулай торакның «Кызыл почмагы»на Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр килгән булгандыр. Аларны күреп тыңлагач ук, кызның күңел түрен янә иҗат очкыннары яктырта башлагандыр. Шунысын беләм: 1975 елның көзендә Әлфия Ситдыйкова ул чакта әсәрләре газета-журнал битләреннән төшмәгән Мәхмүт Газизов, Хәниф Хөснуллин, Әхәт Гайнуллин, Ямаш Игәнәй, Рәйсә Фәхразиева, Фирая Хәлиуллина, Шәүкәт Гаделша, Венера Хәбибрахманова, Нәсыйх Таҗиев һәм башка бик күпләрнең тавышлары шаулап-гөрләп торган ләйсәнчеләр сафына килеп кушыла. 1978 елда шәһәргә Кадыйр Сибгатуллин килгәч, әдәби мохит яңа биеклеккә күтәрелә. Шигърияткә, каләм иясенә булган караш та тамырдан үзгәрә. 1979 елда Татарстан китап нәшриятында «Яшьлегем Чаллы» исемле җыентык басылып чыга. Әлфия Ситдыйкованың берничә шигыре дә урын ала әлеге җыентыкта.

Мин һаман да шул авылча инде,

Тел-сөйләмем һаман шул көе.

Үзгәрмәгән шул ук елмаюым,

Шул ук икән моңнар сөюем.


Күренгәнчә, тәүге иҗат җимешләре үк «без Әлфия Ситдыйкова каләменнән» дип яктырып торалар. Ихлас, табигый, укучы белән күзгә-күз карап, тыныч, әмма хисси сөйләшү.

Әлфия Ситдыйкова шактый еллар әдәби мохиттән югалып торды. Кияүгә чыгу, балалар үстерү мәшәкатьләре, тормыш көйсезлекләре… Туксанынчы еллар… Завод эшчеләренә, төзүчеләргә бу елларда җиңел булмады.

Яңадан шигърияткә кайту авыр, һай авыр була. Әлфия Ситдыйкова каләмдәшләре сафына соңлап, бары ике меңенче еллар башында гына кабат килеп кушыла. аны шагыйрь итеп таныган, үсендереп торган Кадыйр Сибгатуллиннар буыныннан инде беркем дә калмаган. Бакыйлыкка күчкәннәр. Яңалар ышанмыйчарак кабул итәләр шагыйрәне. Каләм ияләре арасындагы элеккеге самимилек, иҗади аңлашу, туганлык хисләре сүнгән, мин-минлек көчәйгән… Чаллының әдәби мохите хуҗасы ташлап киткән йортны хәтерләтә. Менә шундый шартларда иҗатта үзеңне танытып кара!.. Әлфия Ситдыйкова Чаллы телерадиокомпаниясенең «Күңел» радиосына эшкә килә, әдәби тапшырулар оештыра, аларны халык яратып тыңлый. Соңлабрак булса да, яшьлек хыялы тормышка аша – Чаллы педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Рәшит Бәшәр, Факил Әмәк имзалаган сүз башлары белән бер-бер артлы китаплары чыга башлый. 2006 елда Казанда дөнья күргән «Назга сусау» китабына кереш сүзне Рәдиф Гаташ язган. «Бу китап, минем уемча, – гадәти булмаган, яңа, бер тыннан язылган – шикләнмичә әйтәм – бер сулыштан укыла торган мәхәббәт китабы, җан эзләнүләре китабы… Бу китап… ниндидер бер реаль яшәү, җир чынлыгы яки конкрет мәхәббәт тарихы түгел, ә бәлки нәкъ менә идеал булырлык Сөю эзләгән хатын-кыз җанының гаҗәеп серле, без белмәгән сихри көче чагылышы ул…» Халык шагыйре әйткәнчә, без, Әлфия Ситдыйкова шигырьләрен укыганда, иң беренче нәүбәттә аның әсәрләрендә күңелне тетрәндереп җибәрүче шушы «сихри көч чагылышына» игътибар итәбез дә инде. Әлфия Ситдыйкованың, бер карасаң, сагышлы, моңсу, икенче карасаң, ашкынулы, ниндидер серле дөньяга омтылышлы шигырьләренә игътибар итми мөмкин түгел. Алар – югары уку йортында шигырь теориясен өйрәнеп хисси ясалган, техник яктан бик оста үрелгән шигырьләр түгел, ә тормыш яздырган шигырьләр, кулына Ходай биргән каләм тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр.

Әллә син адаштың, әллә мин адаштым,

Нигә соң очраштыра язмышлар?

Синең дә йөрәктә, минем дә йөрәктә

Гомергә җитәрлек сагыш бар.


Бу юллар «Язмышлар» шигыреннән, Флүрә Талипова аны көйгә салган. Җыр радио, телевидение аша еш яңгырый.

Яраттырган һәм яраткан өчен,

Хөкем итеп карар чыгарма.

Көлеп яшим, керфекләрем генә

Таң чыгыдай яшькә чылана…


Күпләр игътибар иткәндер, Әлфия – мәхәббәт шигырьләре язучы сирәк каләм ияләреннән. Мондый шигырьләрдә шагыйрәнең күңеле тулысынча ачыла, тартылу, наз, сөюдән баш югалту, оялчанлык… Ул интим хисләрне матур итеп, укучы күңелендә хисләр бураны кузгатырлык дәрәҗәдә оста итеп тасвирлый. Монда талымсызлык юк, монда кайнарлык, кеше табигатенең сөюдән илаһи биеклеккә чөелүе генә бар. Кешене мәхәббәт, ярату бар итә, ярату, сөю булганда гына, кеше тормышы мәгънәгә ия. Ә сөю үзе – каршылыклы хисләр өермәсе. «Язмышлардан узмыш», «Җиде төн», «Назга сусау», «Сөю кошы» кебек күләмле шигырьләре, «Язмышлар ярында» поэмасы Әлфия Ситдыйкованың шигъри куәсе тирән һәм саллы, егәрле булуын, иркен сулышлы каләм иясе икәнлеген раслыйлар. Әлфия Ситдыйкованы мәхәббәт лирикасында үз тавышын ишеттергән, аны яңа биеклеккә күтәргән, башка төсмерләрдә ача алган лирик шагыйрь дип атарга тулы хакыбыз бар.

Бүләк-җәза язмышымнан миңа –

Бүген сөйдем, кичә сөелдем.

Боз-ялкынга төреп җылыттың да

Болыт булып алга түгелдең.


Мәхәббәткә табыну бер нәрсә, ә чын хисләрне зурлый белү, Рәдиф Гаташ әйткәнчә, «мәхәббәтне олылый» белү икенче нәрсә. Әлфия – чын сөю барлыгына ышандыра алган самими шагыйрә. Мәхәббәт хакында язарга дип кулга каләм алганчы, сорау туа торгандыр: бу гаҗәеп төгәллек таләп иткән темага ничек якын килергә? Күпләр моңа анык кына җавап бирә алмыйлар. Әлфия Ситдыйкова исә беләдер кебек. Юкка гына ул «Язмышлар ярында» поэмасына эпиграф итеп Оноре де Бальзак сүзләрен китермәгәндер: «Кешене бәяләр һәм хәлен аңлар өчен, ким дигәндә аның бәхетсезлегенә, кичерешләренә, аның серләренә үтеп керергә кирәк». «Буталган язмышлар» поэмасында шагыйрә чын сөю үрнәген сурәтли. Үзәктә – Мирхәйдәр белән Сәйдәнең мәхәббәте. Бу әсәр нигезендә фильм төшерәсе иде. «Ак чәчәкләр»дән ким булмас иде ул.

Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Утлы җимеш» (2011), «Тансык бәхет» (2012) китаплары Әлфиянең инде өлгереп җиткән шагыйрь булуын расладылар.

Шагыйрь күңеле һәрчак эзләнүдә. Әлфия Ситдыйкова гади колхозчы гаиләсендә туган, ул – гади авыл кызы. Әтисе Мирзанур ага – балта остасы да, тирә-якта яшәүче кырыкка якын якташына йорт төзеп биргән кеше. Ул, 1943 ел башыннан Совет Армиясенә алынып, автоматчы, соңрак пулемётчы-артиллериячеләр батальонында радиотелеграфчы булып 6 ел солдат хезмәтен үтәгән, Япония милитаристларына каршы сугышта катнашып, илен яклаган ветеран. Тик, ни сәбәптер, аңа ветеран исеме бирелми. Авыл советында «архив янган» дип җавап бирәләр. Аның күкрәгендә чыңларга тиешле II дәрәҗә Ватан сугышы орденын Мирзанур ага үлгәннең икенче көнендә өйгә китереп тапшыралар. Ә ул шактый яшьли вафат була, гаделсезлекләргә әрнегән йөрәге түзми. Әнисенең бу орденны күкрәгенә кысып елавы Әлфиянең бүген дә күз алдында.

Тормышның төрле ягын күргән шагыйрәнең торган саен иҗаты киңәя, күтәргән темалары саллылана бара.

Көянтәләп сулар ташыганда,

Иңсәләрем шундый арый иде.

Бүген инде иңнәремә Каләм

Халык гамен, дөнья йөген өйде…


Иҗат кешесе кулына каләм алган икән, димәк, аның үзенә генә бирелгән вазифасы – ул гына башкарырга тиешле илаһи мәҗбүрияте – миссиясе бар. Каләм иясе шушы мәҗбүрияттән кача икән, димәк, ул шәхес буларак өлгереп җитмәгән. Әлфия Ситдыйкова дөнья күзенә туры карап яза: «Яңа көнгә аяк басам, / мең төрле уйлар уйлап». Туган җир язмышы да, ил, халык, милләт язмышы, туган телебезнең юкка чыгу чигенә җитеп баруы, читтә яшәүче милләттәшләребез тормышы – аны һәммә нәрсә борчый, ул болар хакында башкаларның җанына үтеп керерлек әсәрләр яза. Шагыйрь Туфан әйткәнчә, «әйбәт тынгысызлыкта» яши, иҗат итә. Әмма шагыйрә каләмен өметсезлек чигенә китереп терәми. Киләчәккә, халкына булган ышаныч-иман – шигырьдә аның төп кредосы.

Егылсам да, туган туфрагымнан

Дәрман алып торып басармын.

Үги түгел, үз баласы бит мин

Сынмый яши торган татарның.


«Бетәбез» дип йөргәннәргә Әлфия рухи сабак бирә. Без бетмибез, «без яшәргә хөкем ителгән» (Равил Фәйзуллин). Бу фикер – аның иҗатының лейтмотивы. Күңелендәге яктылыкны замананың җил-давыллары сүндерерлек түгел, ул – көчле шәхес: «Тәрәзләрне җилләр каккан чакта, / Ябылмасын күңел капкагыз». Яки «Кешелекне саклап, Кеше булып / Кичик шаулы тормыш елгасын»… «Без бүгеннән уянырга тиеш, / Уятырга тиеш күршене…» Манкортлашу тирәнгә төшсә дә, милләтнең үзәге исән: «Җаның әле саның эчендә». Санны сыйфатка әверелдерү – бүгенге вазгыятьтә авыр мәсьәлә, әмма мөмкин булмаган эш юк. Милләткә бердәмлек кирәк. Бу яктан без нык сынатабыз шул әлегә.

Менәселәр килә тау башына,

Бөркет кебек канат кагынып.

Әйткән сүзем калсын кешеләрнең

Күңеленә балдай ягылып.


Тормышны кабул итәргә өйрәнергә кирәк. «Сүнми янган гомер учагының / Көле дә бит шундый кадерле». Бүгенге кайбер уңышсызлыклар, күңелсезлекләрне төзәтеп булмас дип уйласак, үл дә кит. Егылмаска, яшәргә кирәк. Үзе дә уянырга, башкаларны да уятырга тиеш каләм иясе. Татарда үрнәк алырлык батырлар, көчле затлар күп: «Көчлеләргә карап, алга атлыйм, / Көчлеләрдә – халык хәтере!» Әлфия Ситдыйкова да – көчлеләр токымыннан. Тик ул – шагыйрь, аның җаны үтә нәзберек, табигате үтә нечкә: «Мин – бу юлда адашканнар өчен / Юл күрсәтеп үскән бер гөлең». «Ишетерләр беркөн аклык теләп / Күз яшьләрем аша дәшүне»…

Әлфия Ситдыйкованың туган авылы Күҗәкә – борынгы авыл. Ул зур мәдрәсәле, укыту-белем бирү үзәге буларак тирә-якта дан тоткан. Күҗәкә мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләр, Уфага барып, имамлыкка имтихан бирү хокукына ия булганнар. Шушы якның суын эчеп үскән шагыйрәнең туган ягына ихтирамы чиксез:

…Белмәгәнмен кайда туасымны,

Кайчан туасымны, кем булып.

Тик мин тоям, тамырлардан ага

Бабамнардан калган моң, тулып.


Әнкәсе Гөлсем апага атап язган шигырьләрендә дә Әлфиянең күңеленә салынган моңнарның чыганагына тап булабыз. «Авылның Акъәбие» дип йөрткәннәр Гөлсем апаны. Авыл кырыс, әмма гадел хөкем йөртә. Бу изге исемне һәркемгә дә бирми ул.

Халык җырын җырладың син безгә,

Атап түгел, тик эш арасында.

Боекканда юатты да ул җыр,

Дәвалады йөрәк ярасын да.

Рәхмәт, Әнкәй, сиңа барысы өчен…


Туган ягында каты җил исеп китсә дә, Шагыйрәнең күңелен кузгата. Туган ягы – Актаныш төбәге өчен Әлфия җан атып яши. Туган ягына багышланган шигырьләре, җырлары байтак аның. Бернинди ясалмалылык, ярарга тырышу юк аларда. 2007 елда Актаныш өстеннән гарасат үтә. Давыл иген басуларын, агачларны актарып ташлый. Шагыйрә, давылның юктан купмавын әйтеп, сәбәпчесе битарафлык булуын, халыкның, дөнья мәшәкатьләренә чумып, милләт гамен югалтуын күрсәтә, мәхшәр аша халкына эндәшә («Давыл тавышы»). Бу давыл кисәтү булып кабул ителә. Битараф яшәүне дәвам итсәк, тагын да аянычлырак хәлләргә тап булуыбыз бар. Бу кисәтү һәркемгә кагыла:

Туфан купмас борын уян, халкым,

Ач күзеңне, берүк соңлама!

Ишетәсеңме, агач тамырын кочып,

Җир-анакай үкси, сызлана.


Бүгенге авылның хәле аяныч. Шагыйрә кабат-кабат авыл темасына әйләнеп кайта. «Үлмә, авыл!» балладасы авылның гөрләп торган чакларын искә төшерә. Лирик герой берәм-берәм авылдашларын барлый. Кино кадрларыннан үткән төсле, Кендек әби, Хатыйп абыйлар, Сәгыйдә апа, Гариф абыйларны күреп калабыз. Инде алар мәңгелеккә күчкәннәр. Онытылып баралар. Һәркайсының язмышы – үзе бер тарих. Авыл кешеләрен җуя, моңнарын оныта. Яңа, ят көйләр урамнарны кыйнап үтә:

Дөмбер-дөмбер итеп, заман көе

Бәреп үтә безнең чигәгә.

Таныш моңнар түгел, чит-ят аваз

Килеп керә җансыз өйләргә.


Авылдан яшьләр киткән, киләчәккә өмет какшый. Авылны чолгап алган ямьле табигатен барлап йөри шагыйрә, басу-кырларны иңли, эш осталарын хәтерендә яңарта. Боларны авылдан бизгән яшь буынга ничек тапшырырга?

Барла, хәтер, барла үткәнеңне,

Ялга аны килер буынга.

Чайка аңны, чистарынып китсен,

Чайка көмеш чишмә суында.


Шушы ук тема «Киләчәгең кайда, Кешелек?», «Күмер базы» поэмаларында тагын да үстерелә. Авылның бетү сәбәпләре тирәнтен ачыла, аны саклап калу, кешеләрен барлау, аларны авыл хәтеренә беркетеп калу зарурлыгы искәртелә. Авыл бетү – милләтнең, телнең юкка чыгуы түгелме?..

Үз телендә дәшә алмый күпләр

Үзе гомер биргән балага.

Бүген кайсы татарны син алма –

Мескенлеккә барып ялгана.


Үткән гасырның илленче елларында яшь парларга, өйләнешү белән, налог салына торган булган. Ит, йон, йомырка, сөт салу, хәтта акчалата да түләүләр булган… Әмма яшьләр өйләнешә торалар… һәм читкә чыгып китәләр. Барысының да теләге бер: тормыш яхшыргач, акча туплап, туган якларга кайтырбыз. Әмма чынбарлык икенче шул… Әлфия Ситдыйкованың «Күмер базы» поэмасын укыганда сискәнеп куясың… Балалар туа, руслашып үсәләр. Шахталар төзелеше көрчеккә терәлгән, инде мондагы шәһәрләр дә үлеп бара. Мәңгелеккә киткәннәр гомуми зиратка күмелә… мөселманча күмелгәннәрнең дә рухлары тыныч түгелдер…

Зират бер дә, кыйблалары башка –

Татар, урыс кабере рәттән.

Ярымайга каршы, мәрмәр ташка

Урыс побы тәре терәткән…


Шулай да авылларны кайбер фидакяр затлар саклап кала әле. Яңа йортлар салына, аларга карап, өмет уяна: «Күрәсезме! Ирексөяр бүген / Яңа йортлар сала авылында»… Авылны яшәтү өчен көрәшкә күтәрелүчеләргә рәхмәтебез чиксез.

Әлфия Ситдыйкова – үзен поэма жанрында сынап караган һәм бу өлкәдә уңышларга ирешкән, бүгенге күзлектән караганда, сирәк шагыйрьләрнең берсе. Шигырь язучылар күп дибез, аларның язганнары, шигырь булудан бигрәк, шигъри парчаны хәтерләтәләр. Поэма кебек фикер киңлеген сораучы, күп көч таләп итә торган, чиксез иҗат потенциалы барлыкны раслаучы жанрга егетләр эше дип караучылар бар иде. Инде хәзер андыйлар да сирәгәя. Әлфия Ситдыйкова – дистәдән артык поэма язган шагыйрә. Лирик-фәлсәфи стильдә, озын тезмәләр түгел, ә конкрет сюжетлы, гомумиләштерүләр белән, образ-персонажларның эш-гамәлләрен күрсәтеп, төрле символ, сурәтлелектә лирик накалны югалтмыйча, тасвирда эздән чыкмыйча, нык кул белән эпик планда язылган әсәрләр алар. Шагыйрә сәяхәт итәргә ярата. Шуның нәтиҗәсе буларак, татар поэзиясенең офыгын киңәйтерлек яңа әсәрләр туган. «Абай илендә», «Кырым көндәлекләре» кебек әсәрләрен күз алдымда тотып әйтүем. Ул һәр әсәрендә укучыны күз уңында тота, һәр шигыре, поэма, балладасы укучы белән сөйләшү төсмерен ала. Шуңа күрә дә шагыйрәнең күңел дулкыны укучыныкы белән тәңгәл киләдер. Төрле очрашуларда аның шигырьләрен яратып тыңлыйлар, китапларын сорыйлар. Иҗат кешесенең бәхете менә шул инде.

Факил Сафин, филология фәннәре кандидаты

Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх