Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 18

Телем кирәк бүген кешеләргә
Ак һәм кара

Оглавление

Ачы хакыйкатьне танып беләм,

Хакыйкатькә генә ышанам.

Кырыкмаса кырык кабат уем

Дөреслеккә килеп тоташкан.


Авыздан ут чәчү ярдәм итми,

Аермасаң акны карадан.

Акка кара таммас, аккош җыры

Ак юл теләп очса арадан.


Караңгыда тимерказык була,

Юлын таба һәрчак ир заты.

Язылып куйган акка кара белән,

Туганчы ук, язмыш китабы.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх