Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 19

Телем кирәк бүген кешеләргә
Мираж

Оглавление

Мираж булган инанганым –

Син дә башкалар сыман.

Җаныңа ваклык, көнчелек,

Хөсетлек мулдан сыйган.


Ишелде хыял таулары –

Арада упкын, бушлык.

Төше черек чикләвекне

Сакламый каты тышлык.


Үземнән артык ышандым,

Сокландым ничә еллар.

Чын йөзең ачтың, күңелдә

Зыңлап өзелде кыллар.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх