Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 7

Телем кирәк бүген кешеләргә
Шигырь җиле

Оглавление

Тәрәзәмне җилләр килеп какты,

Тойды йөрәк ялкын сулышын.

Кайсы гасыр җиле ниләр сөйли,

Болгый-болгый хәтер кылычын?


Җилнең телен аңлар ачкычымны

Күңел эзләп тапты ишектән.

Кол Гали һәм Тукай, Хәсән Туфан,

Мөдәррисләр сүзен ишетәм:


«Гасырлардан килгән мирасыбыз

Югалмасын, – диләр, – саклагыз!

Тәрәзләрне җилләр каккан чакта,

Ябылмасын күңел капкагыз.


Шигырь җиле булып исәбез дә

Халык хәтерен шулай барлыйбыз.

Ачыгыз сез тәрәз-ишекләрне,

Исән булса әгәр җаныгыз!»


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх