Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 2

Телем кирәк бүген кешеләргә
Чыныгу

Оглавление

Үр менгәндә каршылыклар булса,

Үпкәләмим бер дә язмышка.

Күрәселәр күктә билгеләнгән,

Табышлар да, хәтта ялгыш та.


Көрәшләрдә, димәк, чыныга-чыныга

Яшәр өчен, җиргә килгәнмен.

Шөкер итеп кабул итәм шуңа

Тәкъдир язган һәрбер бүләген.


Сөенәм мин һәрбер аткан таңга,

Һәрбер көнгә, һәрбер мизгелгә.

Мин яшәгән һәр көн – ул минеке,

Һәр минутын яшим үземчә.


Киртәләрне ватып үтәр өчен,

Рухи көч тә өстәп бирелгән.

Сукмагыма яуган яфракларга

Алтын йолдыз диеп үреләм.


Рәхмәт, язмыш, каршылыклар белән

Сыныйсың син минем ныклыкны.

Җиңелү һәм җиңү барын аңлап,

Чыныктырып яшим холыкны.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх