Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 3

Телем кирәк бүген кешеләргә
Әйткән сүзем

Оглавление

Яшәү – үзе олы бер могҗиза,

Кирәклегең тойсаң һәркөнне.

Яшьни алсаң яшен уты булып,

Чикләмәсәң уйда иркеңне.


Җылы сүзең ятка кызганмыйча,

Дәрман өсти алсаң күңелгә,

Шул мизгелдә дөнья бер могҗиза,

Тылсым булып күзгә күренә.


*

Кемнәрнедер, кипкән яфрак төсле,

Җил иркенә куя язмышы.

Ә кемнәрдер давылны да җиңә,

Читкә этеп куеп ялгышны.


Офык белән офык арасына

Чигеп үрә затлы бизәкләр.

Гомер-тауның иң очына менә

Шуңа күрә җирдә сирәкләр.


Менәселәр килә тау башына,

Бөркет кебек канат кагынып.

Әйткән сүзем калсын кешеләрнең

Күңеленә балдай ягылып.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх