Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 21

Телем кирәк бүген кешеләргә
Көрәштән тора тормыш

Оглавление

Беләбез лә, дус дип йөргән бәндәнең дә

Тышы алтын, эче тулы кара елан.

Адашканда караңгыда, шәм урынына

Кулыңа ул суда яткан чыра сузган.


Киңәш кирәк чакта аңа килсәң әгәр,

Шундый итеп бирә белә ул җавабын.

Тик берүзең күтәрәсең иңнәреңдә

Илләр белән күтәрерлек җан газабын.


Дошман диеп читләп үткән бәндәләр дә

Ихлас ярдәм иткән чаклар бик күп була.

Шул мизгелдә хәлдән тайган күңелеңә

Яшәү дәрте өсти торган ак нур тула.


Ак һәм кара көрәшеннән тора тормыш.

Караларын ак итәргә үзең тырыш!

Сынауны да итә алсаң олы табыш,

Хак Тәгалә язар сиңа якты язмыш.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх