Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 6

Телем кирәк бүген кешеләргә
Аллы-гөлле дөнья

Оглавление

Көне-төне юк-бар уйлап йөрим,

Вак-төяккә уем бәйләнгән.

Азмы-күпме авыз итеп яшим

Ачы-төче сыек әйрәннән.


Аркылыга-буйга йөреп иңлим

Аллы-гөлле хыял дөньясын.

Аллы-арты килсен борчу-шатлык,

Ут-суларга төшү булмасын.


Иртә-кичем аклы-каралы да,

Кайчак күрмим акны-караны.

Азмы-күпме аркылыга-буйга

Үлчәп йөрим ике араны.


Тормыш дәвам итә алга таба,

Кайта-китә хыял иленә.

Дөнья күзләп тора яшәвемне,

Таянган да нечкә биленә.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх