Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 20

Телем кирәк бүген кешеләргә
Заманага үтенеч

Оглавление

Үтермә, заман, үтенәм,

Үтермә туган телне.

Зир-зәбәрдән1 йолып кал син

Зиннәтле милләтемне.

Телсез калса, милләт үлә,

Илләр дә юкка чыга.

Яфрак койган, тамыры кипкән

Агачлар җилдә сына.

Тамырсыз калган агачка

Тиңләмә милләтемне.

Кодрәтең киң, и замана,

Сакла син туган телне!


1

Җимерелү, актарылу, асты өскә килү.

Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх