Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 4

Телем кирәк бүген кешеләргә
Таянырга нокта эзлим

Оглавление

Таянырга нокта эзлим җирдә,

Дөньясы киң, тормыш катлаулы.

Алга барам томан ера-ера,

Җиңел түгел әмма атлавы.


Нокталар күп, таяныйммы дисәм,

Әйләнә дә куя өтергә.

Мин тырышам, җебен чуалтмыйча,

Гомер йомгагымны сүтәргә.


Таянырга нокта эзлим җирдә,

Йөрәгемне кысып кулыма.

Дөрләп янган өмет учагыннан

Якты сибелә барыр юлыма.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх