Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 13

Телем кирәк бүген кешеләргә
Тарих өне шакый

Оглавление

Күкне томалаган күксел болыт

Кай тарафтан безгә килгәндер,

Бәлки, инде күптән без югалткан

Болгар дигән изге илдәндер?..

Телне, илне, гореф-гадәтләрне

Яңартырга теләп хәтердә,

Тәрәзәне шакый көзге яңгыр:

– Үткәннәрне барла, кадерлә!

Гасырлардан урап кайткан тарих

Өне шакый безнең аңнарны.

Гомер елгабызның юлы чикле,

Килер буын безне барлармы?!

Күкне томалаган күксел болыт

Уйчанланып бага күзләргә.

Табигатьнең телен аңлый башлый,

Кергәч кеше бары көзләргә.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх