Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 15

Телем кирәк бүген кешеләргә
Җил тарата

Оглавление

Ялкынланып утта яна

чорга язган хатларым,

җил тарата төтен итеп

хыялларның акларын.

Офык читенә илтә җил

йөрәктә туган моңны,

тилергән күк, сөрем сөзеп,

уфылдап ала тынын.

Яна-яна тарала моң иркен,

киң җиһан буйлап,

әллә җырлап, әллә көлеп,

әллә сулкылдап елап,

яңа көнгә аяк басам,

мең төрле уйлар уйлап…


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх