Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 23

Телем кирәк бүген кешеләргә
Йөгәнсезләр

Оглавление

Холкы ямьсез, йөгәнсез ат сыман,

Үтә таптап хәтта җаныңны.

Йөзең ерта, гайбәт чәчә җилгә,

Бер тиенгә сата даныңны.


Йөдәтә ул сине өндә, төштә,

Уңда, сулда, алда, артыңда.

Йөрәгеңә потлап тоз да сала,

Жәлләми ул яшен, картын да.


Ерак йөртсен Аллаһ шундыйлардан,

Фәрештәләр берүк сакласын.

Ә әрсезләр безне дөньялыкта

Беркайчан да эзләп тапмасын.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх