Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 39

Телем кирәк бүген кешеләргә
Яши шагыйрь

Оглавление

Янып яшәр өчен туа шагыйрь.

Җанын иңләп, давыл кузгала.

Йөрәк уты сүнгән чагында да,

Утлы күмер булып сүз кала.


Яши шагыйрь, ялкынланып янып,

Үзе түгел, халкы өченгә.

Һәм таяна тарих төпкеленнән

Агып чыккан шигырь көченә.


Китә шагыйрь. Күпме кешеләрнең

Күңеленә җылы сүз салып.

Белеп китә, җырга күчкән гомере

Гасырларда калмас югалып.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх