Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 31

Телем кирәк бүген кешеләргә
Гомере җитмәс

Оглавление

Кыска гына гомер яшәсә дә,

Әверелеп якты йолдызга,

Каләм белән Тукай бөтен татар

Халкы өчен туры юл сыза.


Сатсалар да Печән базарында,

Сатылмаган мәкер, ялганга.

Гасырларга онытылмаслык исеме

Шигырьләре аша ялгана.


Һәрбер язган сүзе шигыренең

Коръән аятенә тиңләрлек.

Ничә гасыр яшәсә дә татар,

Гомере җитмәс әҗерен түләрлек.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх