Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 33

Телем кирәк бүген кешеләргә
Суга күрмә теземә

Оглавление

Чынбарлыкны онытасы килә,

Оныттырмый тормыш минут та,

Канат куя кайчак иңбашыңа,

Йә биетә сине ул утта.


Кайгылардан сынам дигән чакта,

Дөнья көлеп карый күзеңә,

Каеннарның тузларына кадәр

Мохтаҗ икән язар сүземә.


Суга күрмә, тормыш, теземә…


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх