Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 25

Телем кирәк бүген кешеләргә
Дөнья бетәр ул көн

Оглавление

Тукай кайтып әгәр күзен салса

Замананың кара йөзенә,

Дөнья булып, дөнья бага алмас

Шагыйренең яшьле күзенә.


«Милләтем!» дип җанын фида кылган

Тукай инде халкын танымас,

Милли моңны инде элеккечә

Дәва итеп җанга ябынмас.


Телен, илен, динен саткан кавем

«Шыр ялангач» басар каршына,

Оялмыйча: «Милләт үзен үзе

Сатты, дияр, җитте башына!»


«Ник терелдем?!» Аһ орыр да шагыйрь,

Йөрәккәе шартлап ярылыр,

Милләт тамыры корып беткән язлар

Шагыйрьнең дә соңгы языдыр.


Дөнья бетәр ул көн. Һәм Җир шары

Күчәреннән очып чыгар да

Кайтыр кабат, «Милләтем!» дип янып,

Тукай шигырь язган чорларга.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх