Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 37

Телем кирәк бүген кешеләргә
Үзгәрми ул

Оглавление

«Дөнья кая бара?» – дип сорыйбыз,

Без барабыз дөнья артыннан.

Күпме җаннар бәргәләнеп ята,

Егылып төшкәч гомер атыннан.


Дөнья бармый, кеше чабып бара,

Мәңге куып тотмас булса да.

Гомер узып, кыйналудан сынып,

Күңел әрнеп, җаны тузса да.


Куа кеше мал һәм дан артыннан,

Ваклый-ваклый һаман үз-үзен.

Дөнья көлә: «Куып тоталмассың.

Халык – балык, ач, дип, ач күзең».


Үзгәрми ул дөнья, шул ук килеш,

Тик без генә никтер үзгәрәк.

Китекләнә күңел, уйласак та

Дөнья, диеп, барыбер түгәрәк.


Кем өчендер чите кителгәндер,

Кем өчендер дөнья – куласа.

Кем шатлана һәрбер туган көнгә,

Кем моңая, уйлар уйласа.


Кешелекнең йокымсырап яткан,

Тәмле төшләр күргән сәгате.

Дөнья шул ук, безне үзгәрер дип,

Югалтса да күптән тәкатен.


Без куабыз дөнья артыннан…


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх