Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 30

Телем кирәк бүген кешеләргә
Бүген әйтәм

Оглавление

Сабыр ит син, диләр. Сабыр булып,

Инде күпме гомер яшәлгән.

Тәнне ташлап, җаным сәфәр китсә,

«Илем!» – диеп бер сүз дәшәлмәм.


Түзем булу кирәк, диләр дә бит,

Ничә гасыр түзгән татарым!

Милләт әгәр бер көн юкка чыкса,

Ничек тыныч йоклап ятармын?


Җан әйләнеп кабат җиргә кайтыр,

Ялганырга милләт җанына.

Сабыр итмим, бүген әйтәм сүзем

Җандай якын күргән халкыма.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх