Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 42
Телем кирәк бүген кешеләргә
Җылым җитә
ОглавлениеҺәр гариф2 не зурлап башым идем,
Горурланып алдым киңәшен.
Гарипләргә ярдәм кулым суздым,
Хәләл малым, җылым өләштем.
Бисмиллалап көнне башлаганга,
Аермады сыйдан-хөрмәттән.
Аңлап, белеп яшим, тәм-ямь табам
Ходай сые – тырыш хезмәттән.
2
Акыл иясе, тирән фикерле кеше.