Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 43

Телем кирәк бүген кешеләргә
Үз илемдә

Оглавление

Чит илләрне шактый күп күргәннәр

Күп йөргәннәр диңгез артына.

Ә мин менә бөтен бер җанымны

Бүлә алмыйм ике яртыга.


Үзем гомер иткән Ватаныма

Береккәнмен ныклап тумыштан.

Үз илемдә тугры халкым белән

Тәм-ямь табып яшим тормыштан.


Алтын таулар эзләп сәфәр чыкмам.

Шатлыкларым итә канатлы.

Учларыма җыеп ил шатлыгын

Җырлар итеп йөрим таратып.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх