Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 40

Телем кирәк бүген кешеләргә
Язмыш эше

Оглавление

Алу белән кушулардан тора гомер…

Алуы да, кушуы да – язмыш эше.

Алган чакта: «Тәкъдир», – диеп сабыр итә,

Кушкан чакта: «Шөкер!» – әйтеп яши кеше.


Бүлгән чагын күргәнем бар ялгышларның

Кыл икегә тәкъдир язган язмышларны.

Бөлгән чакта, хәтер барлый берәмтекләп

Гомер буе эзләп тапкан табышларны.


Алу белән кушу гына түгел гомер…


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх